Ютазы районы хуҗалыкларында тракторларга һәм аларга тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник караулар үткәрү дәвам итә. Расланган график нигезендә, 2021 елның 5 апрелендә мондый чара «АгроМир» авыл хуҗалыгы предприятиелсендә үткәрелде, анда 26 берәмлек техника техник карауга куелган иде. Бүген, 7 апрельдә, «Кәрәкәшле» ҖЧҖ техник карауга 14 берәмлек техникасын чыгарды, бу теркәлгән тракторларның һәм тагылмаларның 88% ын тәшкил итә. Техник карау барышында ике хуҗалыкта да кагыйдә бозулар ачыкланды, алар буенча техник тикшерү актлары төзелде. Җитешсезлекләрне бетерү максатыннан хуҗалыкның җаваплы вазыйфаи затларына тиешле күрсәтмәләр бирелде.