Район мәгариф учреждениеләре директорлары советы көчле якларны һәм эштәге кимчелекләрне ачыклады. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева җитәкчелегендә узган әлеге җитди чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты.
Аерым алганда, район башлыгы кайбер мәктәпләрнең фән олимпиадаларында җитәрлек дәрәҗәдә катнашмауларын, ә катнашкан очракта – нәтиҗә булмавын тәнкыйтьләде. Беренче чиратта, бу теге яки бу предмет буенча белем бирү дәрәҗәсенә кагыла, аны дәүләт имтиханнары ачыклаячак. Күптән түгел генә үткәрелгән сынау Бердәм дәүләт имтиханы һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе күрсәткечләре кайбер очракларда мактанырлык түгел. Алар буенча, мәгариф бүлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, район мәгариф системасы дәрәҗәсенә кире йогынты ясаган сәбәпләрне тулаем бетерү максатыннан анализ ясалачак.