Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү сораулары буенча гражданнарны бергәләп кабул итү

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41 - 80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе). Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Карл Маркс ур., 61. Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр шулай ук «Skype» яки «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International