Хәзерге вакытта Бөтенроссия «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының 4 нче сезоны игълан ителде, ул 8 тректан тора (фән, сәламәтлек саклау, мәдәният, бизнес һәм сәнәгать, дәүләт идарәсе, халыкара трек, мәгълүмати технологияләр, студентлар).
Конкурска Россиянең 55 яшькә кадәрге, кирәкле идарә тәҗрибәсе булган теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. Шулай ук оештыручылар, үз белемнәрен тикшерү һәм үсеш векторларын билгеләү өчен, конкурс программасыннан тыш, барысына да катнашу мөмкинлеге бирде.
Гаризаны агымдагы елның 26 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин. Финалчылар 1 млн. сумлык грантлар алачак, аларны алга таба белем алу өчен куллана алачаклар. Җиңүчеләрне иң эре компанияләрнең топ-менеджерларыннан һәм илнең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләреннән 1 ел шәхси карьера консультацияләре көтә.
“Россия лидерлары» Бөтенроссия идарәчеләр конкурсын оештыручылар Татарстаннан катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәялиләр һәм чираттагы сайлап алуда аларның санын арттыру белән кызыксыналар.
Перспективалы идарәчеләргә ярдәм итү максатыннан, сезне предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, муниципаль хезмәткәрләргә конкурста катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерүне оештыруыгызны сорыйбыз (теркәлү - лидерыроссии.рф сайтында).
Бөтенроссия «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү турында мәгълүматны 2021 елның 19 апреленә кадәр кушымта итеп бирелгән форма буенча тәкъдим итүегезне сорыйбыз.
«Россия Лидерлары» Бөтенроссия идарәчеләр конкурсында катнашу өчен гариза бирүчеләр турында мәгълүмат
т/б
ФИА.и.
Вазифасы
Гариза бирү датасы
Хакимият органы, предприятие, оешманың исеме