Урыссуда «Безнең ишегалды» Президент программасы старт алды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Урыссу поселогында күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең район җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары башланды. Кичә кич белән халык җыеннары Горький, 6 һәм 8, Урыссу, 62, Пионер, 7, шулай ук Байлар, Комсомол, 24 урамнары буенча узды.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Галимҗанова агымдагы елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында әлеге йорт яны территориясендә башкарылачак планнар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International