Бүген ГТХМ хезмәткәрләре, балыкчыларны язгы бозда булу куркынычы турында кисәтү максаты белән, район сулыклары буйлап рейд белән чыктылар.
Язгы чорда боз эри башлый һәм ныклыгын югалта. Төнге салкын белән ныгытылган боз әле бераз йөкләнешкә түзә ала, әмма көндез, кояш җылыта башлагач, бозның структурасы калынлыгын сакласа да, бик көпшәк була. Елгаларда язгы боз катламын шуу һәм трансортта һәм җәяү аркылы чыгу өчен файдаланырга ярамый – мондый боз көпшәк һәм транспорт, кеше авырлыгына түзә алмый.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәтерегезгә төшерә: боз кичүләреннән читтә автомобильдә боз аша чыккан өчен административ җаваплылык каралган. Әмма гражданнар өчен иң төп куркыныч - штраф түләү түгел, ә боз – ул кеше яки транспорт чарасы авырлыгы астында тиз арада ватылырга һәм һәлакәткә китерергә мөмкин.
Язгы бозга чыкмагыз!
Үз тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!