Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы видео аша кабул итте.
Бу юлы видео аша кабул итү хезмәтеннән өч гариза бирүче файдаланган. Күчемсез милекне рәсмиләштерүнең барлык сораулары буенча һәр гариза бирүчегә җентекле аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин болай дип билгеләп үтте: "Чикләү чаралары кысаларында онлайн-консультацияләр гражданнарны шәхси кабул итүгә (Идарәдә бу формат әле торгызылмаган) яхшы альтернатива булып кала бирә. Әлеге формат үзенең уңайлылыгын гына түгел, куркынычсызлыгын да күрсәтте: шулай итеп, гражданнар турыдан-туры ведомство белгечләренә мөрәҗәгать итеп, өйләреннән яки эш урыныннан чыгып китмичә, түләүсез профессиональ консультация алып кына калмыйча, шәхси элемтәдән дә саклана алалар, бу килеп туган вазгыятьтә аеруча мөһим».
Белешмә
Язылу һәм видео аша кабул итү тәртибе турында барлык кирәкле мәгълүмат белән сез rosreestr.tatarstan.ru сайтында “Обращения граждан – Запись на видеоприем” бүлегендә танышырга мөмкин.