Урыссу яшьләре социаль сораштыруда катнаша

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институты каршындагы уку-фәнни социологик лаборатория район башкарма комитеты белән берлектә Урыссу бистәсе яшьләренең социаль кәефләрен тикшерү уздыра.
Яшьләрне – укучыларны, предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчеләрен, эшсезләрне, гуманитар интеллигенцияне сораштыру кысаларында респондентлар үзләренең социаль-икътисади хәлләре, яшьләр проблемалары, икътисад өлкәсендә негатив күренешләр турында сорауларга җавап алачаклар. Сораштыру нәтиҗәләре бер айдан соң билгеле булачак, дип хәбәр иттеләр лаборатория вәкилләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International