Бүген Ютазы авылында умартачыларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларны пестицидлар белән эшкәртүдә оператив хезмәттәшлек сораулары буенча очрашулары үтте.
Шулай ук үсемлекләрне саклауның биологик чараларын, ветеринария таләпләрен куллану мәсьәләләре каралды.
Очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, "Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе" ДБУ генераль директоры Марат Миңнебаев, Ютазы районы умартачылык инспекторы Розалия Ибраһимова, "Россельхозцентр" ФДБУның Ютазы районы буенча баш агрономы Гөлнара Җиһаншина, Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Нил Шәйхәйдәров, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, КФХ башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.