Чарада җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әгълиева, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова һәм башкалар катнашты. Әлеге чара – соңгы вакытта «Җиде капка» тарихи-туристик проекты кысаларында уза торган чараның чираттагысы. Әлеге проектның чишмә башында торучы хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, проектның асылы белән кыскача таныштырып, авыл халкын торак пунктларының бай тарихын кадерләп сакларга чакырды. Асылда, үз тарихлары белән аеруча әһәмиятле районыбызның җиде торак пункты кунакларны Татарстаннан гына түгел, илебезнең барлык төбәкләреннән дә тиешле дәрәҗәдә каршы алырга тиеш. Ә Иске Урыссу авылының тәкъдим итәрлек истәлекле урыннары шактый.