Урыссуда пенсионерларга боегырга урын юк

2021 елның 9 апреле, җомга

8 апрель көнне Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсендә шашка-шахмат турниры узды.

Ютазы районының 30 еллыгына багышланган чараны яшьләр бүлеге оештырды. Өлкән буын вәкилләре спортның бу төрендә үз көчләрен беренче тапкыр гына сынамыйлар. Шулай да, алышка көчләрне тулысынча мобилизацияләп бардылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу уен беренче чиратта - “башлылар” спорты. Турнирдан соң да, хөрмәткә ия яшьтәге поселок пенсионерлары һәм инвалидлары җылы, дустанә шартларда аралаша, яңалыклар белән уртаклаша алдылар. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова чарада катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International