Бүген Кече Урыссу авылында, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, татар халкының гасырлардан килгән «Карга боткасы» бәйрәме уздырылды.
Әлеге бәйрәмне «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәләре оештырды. Чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район Советы аппараты җитәкчесе Наталья Майорова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Мария Килячкова, район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, авыл халкы һәм башкалар чакырылган иде. Авыл фольклор коллективларының театральләштерелгән тамашасы бәйрәмгә җыелучыларның күңелләренә аеруча хуш килде. Кече Урыссу авылы һәрдаим татар телендә аралашуга, үз туган телләренә ихтирамлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Балаларның телләре татарча ачыла, алар үз телләрендә яхшы аралашалар, сөйләшәләр һәм бүгенге көндә дә татар теленең кадере зур. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев үз чыгышында әнә шул турыда билгеләп үтте. Ул шулай ук кыскача җирлек тормышына һәм эшчәнлегенә тукталды, җирле учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен ассызыклады. Табигате белән соклангыч бу яклар күптән инде Татарстан һәм Россия рәссамнар берлеге вәкилләренең яраткан урынына әверелгән. Авылның мәдәният йорты диварлары рәссамнарның эшләре белән бизәлгән. Район авылларында күчмә сәнгать күргәзмәсе эшләве турында хәбәр иткән идек инде. План нигезендә, бүген әлеге күргәзмә Иске Каразиреккә "күченгән". Сүз уңаеннан, авыл мәдәният йортларында үзешчән сәнгать смотрлары башланды. Бүген кич Кече Урыссу мәдәният йортында авылның иҗат коллективлары үз осталыкларын күрсәтәчәк. Бу чыгышларның күркәм, тиешле дәрәҗәдә булачагына беркем дә шикләнми.
Бәйрәм темасын дәвам итеп, район Советы аппараты җитәкчесе Наталья Майорова сүзләренә игътибар юнәлтәсе килә. Ул күп еллар дәвамында регионда иң яхшыларның берсе булып торган Татарстан республикасында яшәве белән горурлануы хакында сөйләде, республиканың федераль акчаларны җәлеп итү мөмкинлеге зур булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә дә безнең районда финанс яктан ныгытылган социаль әһәмиятле программалар уңышлы эшләп килә.
- Бәйрәм алдыннан без үз йортыбызны чистартабыз, анда тәртип урнаштырабыз. Шуны билгеләп үтәсе килә, Кече Урыссу авылына кергәндә үк урамнарның төзеклеге күзгә ташлана, - дип билгеләп үтте ул. – Бу җирлек башлыгының да, авыл халкының да тырыш хезмәтен күрсәтә.
Җыр һәм биюләр, елмаюлар, сыйлы, тәм-томлы табыннар - болар барысы да Кече Урыссу халкының кунакчыллыгын, ачык йөзлелеген, рухи юмартлыгын күрсәтә. Халкыбыз әйтмешли, бу бәйрәмдә без дә булдык, чәйләр эчтек, татарча сөйләштек һәм аралаштык…