«Юриспруденция» һәм «Суд һәм прокурор эшчәнлеге» белгечлекләре буенча максатчан белем алу турында

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

2021 елның 19 июненнән «Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты» югары белем бирү учреждениесе Казан филиалында «Юриспруденция» (бакалавриат, магистратура) һәм «Суд һәм прокурор эшчәнлеге» белгечлекләре буенча югары белем бирү программалары буенча максатчан белем алуга документлар кабул итү башлана.

Тәкъдим ителә торган максатчан беле алу федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре исәбеннән гамәлгә ашырыла, укырга алу конкурс нигезендә тормышка ашырыла.

Максатчан белем алу турында килешүнең мөһим шартлары булып, аерым алганда, түбәндәгеләр тора:

а) федераль дәүләт органы, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы, юридик зат яисә индивидуаль эшкуар йөкләмәләре (алга таба - заказчы):

- максатчан белем алу турында шартнамә төзегән гражданга, матди кызыксындыру чараларын да кертеп, максатчан белем алу турында шартнамә нигезендә үзләштерелә торган белем бирү программасы кысаларында күрсәтелә торган өстәмә түләүле белем бирү хезмәтләре өчен түләүне, уку чорында торак урыны өчен һәм (яки) түләүгә һәм (яки) башка чараларны да кертеп, ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру һәм (яки) бирү буенча;

- максатчан белем алу турында шартнамә төзегән гражданны максатчан укыту турында шартнамә белән билгеләнгән сроктан да соңга калмыйча, белем бирү программасын үзләштерү нәтиҗәсендә алынган квалификация нигезендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру урынын күрсәтеп, эшкә урнаштыру буенча;

б) максатчан белем алу турында шартнамә төзегән граждан йөкләмәләре:

- максатчан белем алу турында килешүдә күрсәтелгән белем бирү программасын үзләштерү буенча;

- алынган квалификация нигезендә максатчан белем алу турында шартнамә белән билгеләнгән срокта хезмәт эшчәнлеген кимендә 3 ел дәвамында башкару (заказчы оешмасында).

Өстәмә мәгълүмат алу өчен «Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты» югары белем бирү учреждениесе Казан филиалының җаваплы сәркатибе Зәйнуллина Рәшидә Наил кызына + 7(987)290-63-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International