11 апрельдә «Семь нот» һәм «Веселые нотки» вокаль ансамбльләре җырчылары Уфа шәһәрендә узган «Талантлар планетасы» халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

11 апрельдә «Семь нот» һәм «Веселые нотки» вокаль ансамбльләре солистлары Нигъмәтуллина Алинә һәм Хәсәнова Элина Уфа шәһәрендә узган «Талантлар планетасы» халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар.

5-8 яшьлекләр эстрада вокал-солосы номинациясендә Хәсәнова Элина - 2 дәрәҗә лауреат дипломына, Нигъмәтуллина Алинә - 3 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Шулай ук ансамбль җитәкчесе, Нигъмәтуллина Гүзәл Марсель кызы "Профессиональ-соло" эстрада вокалы номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Конкурста катнашучылар чарада катнашуда булышканы һәм сәфәрне оештырганы өчен район мәдәният йорты директоры Абдурахманов Рөстәм Рамил улына рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International