Сайлауларны сурәткә төшерәләр

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Районда физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары” бәйгесе үтте.
Әлеге чараны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсене оештырды. Бәйге өч номинациядә үтте: “Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз” (әдәби), “Сайлауларны сурәтлибез” (сәнгать), “Мин - булачак тавыш бирүче” (декоратив-кулланма сәнгать).

Безнең районда бәйгене территориаль сайлау комиссиясе үткәрде. Иң яхшы эшләр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә юлланды. Иртәгә, шимбә көнне, бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International