Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән алынган мәгълуматлар буенча:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2021 елның 19 апрелендә 5 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 19 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, җир асты кичүенә яисә подъездларга кереп качырга киңәш итәбез. Йорт диварлары астында көчле җилдән качырга киңәш ителми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Югары катлардан төшкән ватылган пыяла кисәкләре бик зур куркыныч тудырырга мөмкин, шулай ук җил тарафыннан каерып алынган түбә һәм ябыштырылган бина матурлау элементлары да куркыныч тудыруеын онытмаска киңәш итәбез. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагы да арта.
7. Йортлардагы барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябырга, Тышка якка төшәргә мөмкин булган предметларны балкон һәм лоджия тәрәзә төпләреннән алып куеп, тәрәзәләрне шулай ук нык итеп ябу зарур.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112» номерына ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру –мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96.