2020 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә Идел буе федераль округының «іВолга» (алга таба – Форум) Яшьләр форумы узачак. Катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр Россия Федерациясе гражданнары чакырыла. Форум 2000гә якын кешене кабул итәргә планлаштыра.
Катнашучылар 7 белем бирү сменасының берсен сайлап ала алачак: «Добролайф», «Яшәү урыны»,«Минем бизнес», «Фән һәм технологияләр», «Киләчәк белән идарә ит», «ArtВолга» студентлар язы мәктәбе», «Практика»лабораториясе сменасы.
Форум программасы белем бирү блокларыннан тыш, сменалардан 4 парны үз эченә ала: беренче пар SoftSkills («йомшак» күнекмәләр) эшләүгә юнәлтеләчәк, икенче һәм өченче пар билгеләнгән модульләр буенча тренинг сменасы кысаларында үткәреләчәк, дүртенче пар белем бирү өлешләрен үткәрүне күздә тота.
Open Space форматында түбәндәге юнәлешләр керәчәк: куркынычсызлык, IT, экология, гаилә һәм ана булу, Социаль проектлау, КВН, сәламәт яшәү рәвеше, финанс грамоталылыгы, Инклюзив шәһәрчек, киләчәк һөнәрләре, сәясәт һәм креатив индустрия.
Гадәттәгечә форум кысаларында проектлар конкурсы узачак. Ул үз эченә берничә юнәлешне ала: Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды проектлары конкурсы,
- Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның физик затлары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы.
Теркәлү 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Форумда катнашу өчен рәсми сайтта гариза бирергә кирәк ivolgaforum.ru шулай ук «Россия яшьләре»АИСДА теркәлү узарга кирәк.