26 апрельдән административ комиссия Урыссу бистәсендә яшәүчеләрнең йорт яны территорияләрен чисталыкка һәм тәртипкә тикшерә башлаячак.
Сезне шәхси торак йортлар һәм гаражлар янындагы территорияләрдә чүп үләннәрен җыеп алу һәм чабу, шулай ук коймаларның һәм каралтыларның тиешле торышын тәэмин итүегезне сорыйбыз.
"ТР Ютазы муниципаль районы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен" үтәмәү административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка китерергә мөмкин, бу 3500 сумга кадәр штраф салу белән яный.
ТР Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе