"Северный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесендә “Җирлектә яшәүчеләр саны 50 меңнән кимрәк кеше” төркемендә 5 нче урынны алды
Март аенда бөтен республикадан 428 территориаль иҗтимагый үзидарә әлеге конкурста катнашты.
Наил Исмәгыйль улы Кубашев җитәкчелегендәге "Северный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе диплом һәм 160 мең сумлык Грант белән бүләкләнде. Бу акчаларга Урыссу бистәсенең "Северный" микрорайонында балалар мәйданчыгын төзекләндерү планлаштырыла.