Бүген Урыссуның 2 санлы мәктәбенең 4А сыйныфы укучылары, архивның барлыкка килү тарихы һәм эше белән танышу максатыннан, шулай ук Ютазы районы оешуга 30 ел тулуга багышланган күргәзмә белән таныштылар.
Архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева Киев Русе чорыннан алып хәзерге көнгә кадәр архивларның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар архив саклагычта булдылар, иң иске документларны, шулай ук архив фондларында саклана торган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен, медальләрен, бүләкләү кәгазьләрен күрделәр. Балаларда рус телендә һәм латин графикасы белән язылган колхозларның җирләреннән мәңгелек файдалануга кагылышлы Дәүләт актлары аеруча кызыксыну уятты.