22 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсе, Район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен «Мин бөек Туган тел алдында баш иям! " дип исемләнгән әдәби – музыкаль композиция үткәрделәр. Чара Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланды. Китапханәчеләр Гөлшат Ризванова һәм Кадрия Заһретдинова шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аннан соң укучылар «Пар ат», «Туган авыл», «Кызыклы шәкерт», «Үз юлым белән барам» дигән шигырьләрне тыңлый алдылар.
Укучылар белән очрашуга Габдулла Тукай әкиятләре геройлары Шүрәле һәм Су анасы килгән иде, алар балалар өчен «Әкиятне тап» һәм «Әкиятләр буенча Викторина» уеннары үткәрделәр.
Чара ахырында район мәдәният йорты солистлары Г.Тукайның «Тәфтиләү» һәм «Туган тел» шигырьләренә җырлар башкардылар.