Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 23 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тоткарлыксыз калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле алда баручы машина йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләр өчен:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрмәү һәм юл катламнары аз булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл узмаска;

5. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә.

Машина йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә бер юлдан икенче урынга күчеләрдән, башка машиналарны узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт тормозга басмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул ук вакытта алда баручы машиналарны сигнал биреп моның турыда кисәтегез;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тау төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International