Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән алынган мәгълуматлар буенча:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 ел 24 апрель 18 сәгатьтән 25 апрель 18 сәгатькә кадәр.
2021 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил, иртән, көндез секундына 17-22 метрга кадәр, яшенле җил (Казан шәһәреннән башка).
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, урыннарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүенә яисә йорт подъездларына качырга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга киңәш ителми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары очып төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч.
6. Югары катлардан ватылган пыяла төшү, шулай ук йортны бизәү өчен кулланылган . Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, Балкон һәм лоджия тәрәзә төпләреннән тышкы якка төшеп китә алырдай предметларны алып куегыз.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенбеткәнен көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки яшен электроника эшендә тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм көн аязганын көтәргә кирәк.
Әгәр яшен вакытында сез ачык урында калсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә ("комлы яки ташлы грунт), мөмкин булганча, түбәнлектә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына –мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.