Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Язгы чакырылыш көне
2013 елның 26 апреле, җомга
Бүген районда армия сафларына язгы чакырылыш көне узды. Оештыручылар егетләрне “Восток” мәдәни- күңел ачу үзәгенә җыйганнар иде, анда аларны тәм-төм тулы өстәл, концерт программасы һәм кунаклар көтеп тора иде.
Армиядә хезмәт итү елдан ел престижлырак була бара, дип үзенең чыгышында район Башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов билгеләп узды. Шуңа күрә күп кенә егетләр Россия армиясе сафларына барырга үзләре үк ашкынып торалар. “Сез бу мәктәпне узарга тиеш, - дип ассызыклады Андрей Николаевич, - армиядә вакытта алган үзлекләр сезгә тынч тормышта да кирәк булуы ихтимал. ТР хәрби комиссариаты бүлегенең Баулы шәһәре Баулы һәм Ютазы районнары начальнигы Ильшат Хәлитов сүзләренә краганда, хәзер солдатлар элеккеге кебек урам җыештыру, казарма һәм туалет юу белән шөгыльләнмиләр. Бер ел дәвамында алар бары тик хәрби әзерлек белән генә шөгыльләнәләр. Ләкин, егетләр, - дип искәртте Хәлитов, - сезнең өскә бик күп җаваплылык төшкәнен аңлагыз. Чөнки сезгә сезнең бабаларыгыз җиде ел, ә әтиләрегез ике ел эчендә өйрәнгәннәрне бер ел эчендә үзләштерергә туры киләчәк. БВС ветераннары район советының президиум әгъзасы, районда яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен җаваплы Всеволод Орехов та шундый ук фикердә. Моннан тыш, чакырылыш комиссиясе эше турында үз тәэсирләре белән дә уртаклашты: “Бу елда сездән- армиягә чакырылучылардан, үз теләгем белән армиягә барам дигән сүзләр ишетү рәхәт булды”. Булачак солдатларга Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби сугышта катнашучы Миннебай Миннекәев та мөрәҗәгать итте. Ул аларга исән-имин хезмәт итүләрен һәм тизрәк туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләде. Үзләренең музыкаль котлауларын, теләкләрен һәм бәйгеләрен район мәдәният йорты артистлары әзерләгән иде, ә “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле энергияле биюләре белән сөендерделәр.
Бу көнне дүрт егет военком кулыннан беренче чакыру кәгазьләрен алдылар. Казаннан алар инде армия сафларына 13 майда ук кузгалакчаклар. Сүз уңаенда, берничә көн элек безнең районнан ике егет армиягә киттеләр инде. Аларга көч, уңышлар һәм тизрәк туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләп калыйк!
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз