Аның биюләре шатлык өләшә

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Узган җомгада, Ютазы мәдәният йорты сәхнәсендә, «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбленең юбилей концерты узды. Халык коллективына 30 яшь тулды.

«Ютазы йолдызлары» халык бию коллективын районыбыздан читтә дә яхшы беләләр. Моннан утыз ел элек яшь йолдызчыклар данлы, әмма җиңел булмаган  юлга яңа аяк басып кына киләләр иде.

Шулай итеп, 1991 ел. Яшь Минзилә Галиева туган ягына кайтып, үз җиренә файдалы булырга, дигән карар кабул итә. Шул чордан ук авыл халкы арасында үзенең чыгышлары, вокал һәм хореография күрсәткечләренең югары дәрәҗәдә булуы белән хөрмәт  казанган талантлы хореограф бию төркемен бик җиңел җыя. Ул дәвердән бирле бу коллективтан башка районда бер генә чара да узмады.

Һәр танылган артистның җилкәсендә чиктән тыш зур хезмәт ята. Беркемгә дә сер түгел, Минзилә – чын  хезмәт кешесе. Нәкъ менә шушы сыйфаты, тырышлыгы  коллективка «халык» исемен яуларга, ә аның үзенә – «атказанган» исемен алырга мөмкинлек бирде.

Җомга көнне, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманованың район мәдәни тормышында гына түгел, ә тәрбияләнүчеләрнең шәхси тормышында да никадәр зур урын алып торганын  аңлап бетермәүчеләр, ансамбльнең юбилей датасына багышланган иҗат кичәсендә булып, моңа үзләре үк күреп инандылар.

Һәр юбилей датасына әзерлек дулкынландыргыч һәм киеренке була. Юбилей алды мәшәкатьләре Ютазы йолдызчыкларын да читләтеп узмады. Ләкин бу мәшәкатьләрнең нәтиҗәсе дә уңышлы. Тантанага ансамбльнең чыгарылыш биючеләре, аларның әти-әниләре, туганнары җыелды. Һәм менә ул дулкынландыргыч мизгелләр!

Концерт башында ук балаларны  хореографка алып килгән, аннары алар белән бергә үскән, уңышларга ирешкән, борчуларны, җиңү шатлыгын уртаклашкан әти-әниләргә, әби-бабайларга рәхмәт сүзләре белдерелде. Ата-аналар ярдәме белән, коллектив республика, бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә яңа сәхнә костюмнарыннан чыгу мөмкинлегенә ия.

Артистларның бу бәйгеләргә нинди тырышлык белән әзерләнүләре турында әйтеп тору кирәк микән?! Ә аларның җиңүләре аз түгел. Һәм менә шуларның соңгыларыннан берничәсе. Сәхнәдә чыгыш ясадылар: «Бию трофее» Бөтенрәсәй бәйге-фестиваленең гран-при иясе, «Илһам» Халыкара бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты (Казан шәһәре), «Без бергә булганда» Халыкара бәйгесендә «Шаяннар» төркеменең «Анджиан полькасы»  үзбәк биюе; бөтенрәсәй, халыкара бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты, «Ютазы йолдызлары» өлкән төркеменең “Төрек калейдоскобы” биюе; бию буенча ЮНЕСКОның “Танцемания”  XVI  Халыкара хореография иҗат советы бәйгесенең, шулай ук «Бие, Казан» Бөтенрәсәй бәйгесендә «Серпантин» төркеменең “Тундара” якут биюе белән I дәрәҗә лауреаты; Рәсәй шәһәрләре арасында «Кышын биибез» бию марафоны лауреаты, «Бию трофее» Бөтенрәсәй бәйге-фестивалендә “Калейдоскоп” төркеменең «Күңелле кантри» биюе белән лауреаты; «Хәзинә» хореография сәнгате солистларының төбәк бәйгесе лауреаты (Яр Чаллы шәһәре) , «Бие» II Халыкара бәйге-фестивалендә Айгөл Абдурахманова (Чабаксар шәһәре) фламенко биюе белән лауреат. Һәм бу әле чыгыш ясаучыларның тулы исемлеге түгел.

Бер генә юбилей да бүләксез, мактаулардан башка үтми. Сәхнәгә, рәхмәтле ата-аналар белән беррәттән, Минзилә Мәүзир кызының чыгарылыш тәрбияләнүчеләре дә  да күтәрелде. Бу кичәдә алар үз хисләре,  тормышларында биюнең нинди урын алып торганы турында гына сөйләп калмыйча, артистлар сыйфатында да чыгыш ясадылар. Ә юбилярлар өчен иң зур бүләк аларның казанышларын тану булды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин "Ютазы йолдызлары” коллективы концертының һәрвакыт күркәм булуын, бер сулышта узуын билгеләп үтте. Ул бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә, фестивальләрдә лаеклы чыгыш ясаганнары, районның иҗади тормышында актив катнашканнары өчен һәм «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбленең 30 еллык юбилее уңаеннан, бер төркем артистларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Юбилей кичәсен тамашачылар алкышларга күмделәр. Котлау мизгелләре, чәчәк бәйләмнәре, ансамбльнең элеккеге һәм хәзерге артистларына рәхмәт сүзләре белән үрелеп барган концертны алып баручы «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хезмәткәре Ләйсән Шәрифуллина һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры Эльвир Сәлимов күпләрнең теләкләрен җиткерделәр: «Туган көнегез белән, «Ютазы йолдызлары»! Сиңа ничә яшь тулуы мөһим түгел, тормышта сезнең эзегез калуы мөһим!"

Рәмзия ГАЛИМУЛЛИНА

Лина Гәрәева фотолары

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International