Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән алынган мәгълуматлар буенча:
Метеорологик күренешләр 00 сәгаттән 28 апрелнең 18 сәгатькә кадәр булачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 2021 елның 28 апрелендә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, урыннарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүенә яисә йорт подъездларына качырга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга киңәш ителми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары очып төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч.
6. Югары катлардан ватылган пыяла төшү, шулай ук йортны бизәү өчен кулланылган . Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, Балкон һәм лоджия тәрәзә төпләреннән тышкы якка төшеп китә алырдай предметларны алып куегыз.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавык булганда:
Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басып атлагыз. Өлкән кешеләргә таяк яисә резин кигерелгән очлы шипалы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, егылу аралыгын кечерәйтү өчен чүгәләргә тырышыгыз.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим.
Машина йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә бер юлдан икенче урынга күчеләрдән, башка машиналарны узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт тормозга басмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул ук вакытта алда баручы машиналарны сигнал биреп моның турыда кисәтегез;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тау төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итегез.
Җәяүлеләр өчен:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрмәү һәм юл катламнары аз булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл узмаска;
5. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.