Үзешчән артистлар лаеклы чыгыш ясады

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре үзешчән иҗат коллективларының гала-концерты узды.

Мәдәният йортына килеп керү белән, зәвыклы сәхнә киемнәре кигән  үзешчәннәрне күргәч, чараның эчтәлекле, кызыклы булачагына шик калмады. Һәм шулай булып чыкты да. Һәр чыгыш тирән мәгънәгә ия иде. Халкыбызның үткәнен чагылдыручы спектакльләр безне еракта калган, әмма җанга якын да, кадерле дә дшвергә алып кайта. Менә шундый күренешләрдән берсе. Авылда кызлар өй юа. Хуҗа – бөкрәеп беткән бер  карчык. Шуңа да карамастан, яшьләрне карап,  эшләрен тикшереп кенә тора: янәсе, идән такталары арасы коры калган, тәрәзә пыяласы да чисталыктан шыгырдап тормый …

- Ай, кызлар, - дип авыр сулый кызларның берсе, - арыдым, бер көч калмады. Өйгә кайтырга кирәк, сыер да бозауларга тиеш иде, иртәгә эшкә дә барасы бар.

Әйе, ата-бабаларыбызның үткәнен хезмәттән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әмма  алар ял да итә дә белгәннәр. Районыбызның  мари, уйгыр, башкорт, татар, үзбәкчә җырлар, биюләр, шигырьләр башкарган яшь һәм өлкән буын артистлары Ютазы халкының ни дәрәҗәдә үзенчәлекле, сәләтле булуын күрсәтте. Концертта атнашучыларның сәхнә киемнәрен билгеләп үтмичә булмый. Гаҗәеп якты, соклангыч бу киемнәр чыгышларны тагын да күркәм итте.

«Зәңгәр шәл» классик спектакленнән күренештә артистлар бай хатыннарының холык һәм гадәтләрен бик төгәл итеп ачтылар. Чираттагы  сәхнә күренеше: әби оныкларын  әхлакый яктан тәрбияли. Шикәр комын да чеметеп кенә сала, янәсе, әти-әниләрегез сезне өч айга кайтардылар, ә ризык алып кайта белмәгәннәр.  Көлке дә, аяныч та... Кыскасы, чынбарлыкның тулы чагылышы. Драматургия мәңгелек. Һәм бу безнең район мәдәният йорты сәхнәсендә ачык чагыла! Чыннан да, афәрин, кызлар һәм егетләр! Биредә һәр нәрсә үз урынында – кыз булып киенгән әбиләр дә, әби образын тудырган кызлар да.

Гала-концертта тәкъдим ителгән 34 чыгышның һәркайсы мактауга лаек, аларның һәрберсе көчле алкышларга лаек булды. Авыл үзешчәннәре районның төп сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәтте, һәм шуның белән бергә, район мәдәнияте эшен тагын бер баскычка күтәрде. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов үз чыгышында  шуларны билгеләп үтте. Ул үзенең хис-тойгыларын яшермәде, яшәү көче биргән, күңел кылларын тибрәткән, кешеләргә мәдәният нуры өләшүче осталарның талантларына соклануын белдерде.

Концерт ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Мария Килячкова чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга  югары һөнәрманлыклары һәм тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерде.

Тантана сәбәпчеләренә Сергей Рузанов һәм Мария Килячкова тарафыннан дипломнар, грамоталар, чәчәкләр тапшырылды. Котлауларга район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова да кушылды. Ул хезмәттәшләренә – җирлекләрдә эшләп килүче хатын-кызлар советлары рәисләренә изге теләкләрен җиткерде һәм грамоталар тапшырды.

Роза ИСКӘНДӘР

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International