Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының 2021 елда 30 еллыгын, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 135 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, Татарстан Республикасының һәм районның тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары хорларының «Ютазы бөдрә таллары» муниципаль бәйгесе узды.
Чара Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Абдурахманова Минзилә башкаруындагы "Ютазының бөдрә таллары" җыры белән башланып китте.
Барлык балалар да бик шәп, илһамланып чыгыш ясадылар, бу жюри әгъзалары тарафыннан билгеләп үтелде. Музыка, илһам һәм иҗат бәйрәме уңышлы узды. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәм ахырында Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган флешмоб үткәрелде.