Бөек Ватан сугышында катнашучыларга республика бүләкләре тапшырылды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Тагын ике Бөек Ватан сугышы ветераны Татарстан Республикасы Президентының адреслы хатын һәм республикадан районга килгән бүләк алды.

Урыссу бистәсендә яшәүче Миңнебай Миңнекаеваны һәм 1927 елда туган Мөкәтдис Нәфыйковны котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район Советы Аппараты җитәкчесе Наталья Майорова һәм ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова килделәр.

Алар район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән якташларына иң изге теләкләрен юлладылар, Ватан алдындагы хезмәтләре өчен, хәзерге буын өчен рәхмәт белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, авыл җирлекләрендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар үз бүләкләрен җирлек башлыклары кулыннан алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International