29 апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залында бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага «Яңарыш» клубы әгъзалары чакырылган иде. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова шагыйрьнең язмышы, аның гаиләсе, ятим балалары, ач балачак һәм шагыйрьнең иҗади юлы турында сөйләде. Ул шагыйрь турында электрон презентация белән үрелеп барды. «Туган җир», «Туган авыл», «Милли моңнар», «Туган тел», «Пар ат» шигырьләре укылды. "Тукай турында барысын да бел” дип исемләнгән викторина кунакларга юик ошады һәм алар теләп сорауларга җавап бирделәр.