KAZAN DIGITAL WEEK-2021 халыкара форумы

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 елның 21-24 сентябрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак.

Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (онлайн-офлайн) форматта узачак.

Форумның оештыру комитеты галимнәрне һәм белгечләрне әлеге форумда докладчылар һәм тыңлаучылар сыйфатында катнашырга, шулай ук мәкаләләрне материаллар җыентыгында бастыру өчен җибәрергә чакыра.

Тулырак мәгълүмат форум сайтында https://kazandigitalweek.com/ электрон адресы буенча урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International