Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов район башлыгы Аяз Шәфигуллин озатуында Урыссу сәнәгать паркында булды. Аның килүенең максаты-Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды карамагында булган 18 резидент эшчәнлеге белән танышу. Визит барышында Айнур Тәүфыйкович эшмәкәрләр белән очрашты, предприятиеләрне карады, алар белән территорияне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Айнур Айделдинов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта иске биналарны ремонтлау, җылылык системасын модернизацияләү зарур, ягъни эшчеләргә дә, сатып алучыларга да уңайлы булсын өчен, тиешле шартлар тудырырга кирәк. Әлбәттә, бу максатларга финанслар кирәк, шуңа күрә ул эшмәкәрләрне булдыклы, актив булырга, проектлар әзерләргә һәм фондка җибәрергә, республика программаларына кушылырга чакырды.
- Сезнең товарларга ихтыяҗ булсын һәм кешеләр нәкъ менә сезгә килсен өчен, җитештерү культурасы кирәк, - диде Айнур Айделдинов. - Шул ук вакытта территорияне төзекләндерү турында да онытырга ярамый.
Эшкуарларны борчый торган мәсьәләләр арасында-заказлар булмау, сату. Биредә район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчеләргә район газетасы, социаль челтәрләр аша үзе турында белдерергә, ягъни үз-үзеңне рекламалау белән шөгыльләнергә кирәклеген әйтте.
Район кунагын Азат Әхмәдышинның кышкы теплицасы бик кызыксындырды. Монда ул производствоны игътибар белән карады һәм Әхмәдышинга җирк җиләге үстерүнең Япон тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. - Бирегә Япон технологиясен алып килергә кирәк, мәгълүмати ярдәм кирәк булса, мин сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде Айнур Айделдинов.
Безнең җиһаз, төзелеш материаллары җитештерүчеләребез булуы куандыра, сәнәгать территориясендә эшләргә теләүчеләр өчен әле үзләштерелгән территорияләребез күп, эшләргә теләк кенә кирәк.
Әгәр дә безнең илнең һәр төбәгендә производстволар, предприятиеләр яңадан торгызылса, аның кешеләренең тормышы күпкә яхшырак булыр иде. Һәркемнең хезмәт мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм иртәгәсе көнгә ышаныч алу мөмкинлеге барлыкка килер иде. Моның өчен җитештерү мәйданчыкларында җиһазлар урнаштырырга, капиталь ремонт ясарга һәм алга барырга кирәк.
Юлия Дәүләтбаева