Ютазы районы "Җиңү диктанты" акциясенә кушылды

2021 елның 1 мае, шимбә

Тарих буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр аз түгел иде. 29 апрель көнне бөтен ил буенча "Җиңү диктанты" акциясе узды.

Бу акциягә безнең Ютазы районы да кушылды, анда хакимият вәкилләре, өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, җәмәгатьчелек үзләренең тарих буенча белемнәрен тикшерделәр. Акциядә катнашучылар арасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, мәдәният бүлеге мөдире Мария Килячкова, җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әһлиева һәм башкалар бар иде. Диктант башланыр алдыннан Урыссудагы 3 санлы мәктәп администрациясе тыл ветераны Мария Мерегулованы котлады. Диктант Россиядә өченче ел үткәрелә. Быел да тарих буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр аз түгел иде. 11 нче сыйныф укучылары аңа аеруча теләп кушылды. Чөнки алар бу диктантта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәләр, вузларга кергәндә тарих буенча БДИ нәтиҗәләренә баллар өстәләчәк. Чараның төп оештыручылары-"Бердәм Россия“ сәяси партиясе, Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарих җәмгыяте һәм "Җиңү волонтерлары"Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте. Чарада катнашучылар тест режимында Бөек Ватан сугышы темасына 25 бирем хәл иттеләр. "Җиңү диктанты" - тарихи чыганакларны өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек.

- Быел диктантта укучылар бик теләп катнаштылар. Барлыгы 50гә якын кеше тарих буенча белемнәрен тикшерде. Бу үзенчәлекле бәйрәм дә, белемнәрне тикшерү дә булды, - диде Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Люзия Латыйпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International