Белем бирү учреждениеләре укучыларының Инглиз теле белән кызыксынуларын, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, сәләтле укучыларны ачыклау һәм үстерү, инглиз теле буенча класстан тыш эшне активлаштыру максатыннан Урыссу гимназиясе базасында «English Song Festival» инглиз җыры муниципаль бәйге-фестивале үтте. Бу чарада район мәктәпләренең 2-11 сыйныф укучылары актив катнашты.