Акциядә"Яшь гвардия" оешмасы, Форпост активистлары, Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы белән актив яшьләр катнаштылар.
Барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, чөнки алар барлык эшләрен читкә куеп, ярдәмгә килделәр.
Һәм район халкына тагын шуны искә төшерәсе килә, тиздән бәйрәмнәр, әгәр сез һәм сезнең дусларыгыз яки якыннарыгыз бәйрәмнәрдә табигать кочагына чыгып ял итсәгез, зинһар үзегез артыннан җыештырырга онытмагыз, чүп калдырмагыз. Табигать безнең төп йортыбыз һәм аны чиста итеп тоту, безнең төп бурычыбыз. Җыештырылган урын түгел, ә чүпләмәгән җир чиста була. Районыбызның чиста һәм матур булуы үзебездән тора.