«Олимп» спорт комплексында ике тапкыр дөнья чемпионы, Урыссу бистәсендә туып-үскән Тимур Галләмов призына самбо көрәше буенча турнир узды.
Урыссуда самбо көрәше буенча ел саен үткәрелә торган ярышлар узды, ул спортчылар һәм республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук тәҗрибә туплау максатыннан үткәрелде. Турнирда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән йөздән артык самбочы катнаштылар.
Турнир ачылу белән спортчыларны Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм ике тапкыр дөнья чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионы, Атказанган спорт мастеры Тимур Галләмов котладылар. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты. безнең районның самбо федерациясе рәисе Хәлил Фәрхетдинов, мастерлар арасында Россия чемпионы, самбо буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Дамир Мингалимов, халыкара категорияле спорт мастеры, самбо буенча дөнья кубогы иясе, дөнья чемпионы, дзюдо буенча мастерлар арасында Европа чемпионы Рөстәм Мөхәммәтдинов, Россиянең Атказанган тренеры, экстра класслы судья Роберт Җәләев, Россия Федерациясенең Атказанган физик культура хезмәткәре Флюр Өметбаев, самбо буенча Татарстан Республикасының өлкән тренеры, Халыкара класслы спорт мастеры Илдар Сәлахов. Ярышның спонсоры булып «Фарвин» сәүдә йорты чыкты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат исеменә шулай ук Алексей Савельев һәм Олег Гугля да лаек булды.