Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән алынган мәгълуматлар буенча:
2021 елның 3 мае көнне кичке 18 сәгатьтән 2021 елның 4 маеның 20 сәгатенә кадәр интенсив һава торышы саклана.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 4 маенда төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метр (Казанда 15-20 метр).
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, урыннарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүенә яисә йорт подъездларына качырга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга киңәш ителми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары очып төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч.
6. Югары катлардан ватылган пыяла төшү, шулай ук йортны бизәү өчен кулланылган . Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, Балкон һәм лоджия тәрәзә төпләреннән тышкы якка төшеп китә алырдай предметларны алып куегыз.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәт итүегезне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен беткәнен көтегез. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә төгәлсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм көннең аязганын көтәргә кирәк.
Әгәр яшен вакытында сез ачык урында калсагыз, җиргә 9комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне «101,112» бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.