Бүген иске карьер күлендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган "Көймәләр парады" узды.
Иң кызыклы һәм оригиналь бизәлгән көймәләр белән командалар акчалата бүләкләр алдылар:
1 урын – Урыссу үзәк район хастаханәсе командасы "Щука 03" (подлодка)
2 урын - "Ястреб" хатын-кызлар командасы
3 урын - "Щука" командасы Гайнетдиновлар гаиләсе
Шулай ук бәйге сертификатлары белән Кощиенко гаиләсенең "Победа" командасы, "Электросоединитель" АҖнең "Берлин" командасы, Даниловлар гаиләсенең "Юность" командалары да бүләкләнде.
Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!
6 экипаж катнашкан Парад безнең районда беренче тапкыр үткәрелде. Бу вакыйга традициягә әверелсен!