Татарстанның студентлар отрядлары мәктәп укучыларын яңа һөнәрләргә өйрәтте

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

26 апрельдән 2 майга кадәр «Байтик» ОК базасында (Казан шәһәре, Крутушка бистәсе, Үзәк ур., 1 йорт) «Хезмәт әйләнеше» профильле профориентация сменасы узды.

Сменаның максаты булып яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе бирү һәм һөнәр сайлауга җаваплы караш тәрбияләү тора.

Чарада Татарстан Республикасының 30 муниципаль районыннан: Яр Чаллы, Биектау, Апас, Кукмара, Чирмешән, Нурлат, Балык Бистәсе, Алексеевск, Саба, Яшел Үзән, Әгерҗе, Спас, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә, Аксубай, Югары Ослан, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Чистай, Түбән Кама, Ютазы, Лениногорск, Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Менделеевск, Лаеш районнарыннан 220 лидер катнашты. Алар-мәктәп активлары вәкилләре, яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары әгъзалары, «Байтик» ООК стажерлары.

Сменада катнашучылар һөнәрләр белән таныша алдылар, студентлар отрядлары эшчәнлеге турында белделәр, үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карадылар. Шулай ук эшлекле уеннар, белем бирү тренинглары, мастер-класслар, иҗади конкурслар да узды.

Алга таба сменада катнашучылар үз белем бирү оешмаларында яшүсмерләрнең хезмәт отрядларын уңышлы үстерү өчен алган белемнәрен һәм күнекмәләрен куллана алачаклар.

Сменаның нәтиҗәсе булып ТР муниципаль берәмлекләрендә яшүсмерләрнең хезмәт отрядларын үстерү буенча проектларны яклау торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International