Ютазы муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә ремонт эшләре бара

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт республика программасы кысаларында бара:

1. Кәрәкәшле балалар бакчасы фасадын ремонтлау, тәрәзәләрне, электр үткәргечләрне алыштыру, канализацияне һәм азык-төлек блогын ремонтлау оештырылган.

2021 елның 27 августында яңартылган балалар бакчасы Кәрәкәшле тәрбияләнүчеләре өчен үз ишекләрен ачачак.

2. Ютазы урта мәктәбе базасында мәктәпнең фасады җылытыла.

3. Урыссуның 3 санлы мәктәбе ашханәсен һәм азык-төлек блогын капиталь ремонтлау эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International