"Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!", - ди халык әйтеме. Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашачак.
Акбаш авылы зиратын чистарту буенча да соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Халыкны бердәм коллективка туплап изге эшкә юнәлдерүдә авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгатуллинаның тырышлыгы зур, диләр Акбашта яшәүчеләр.
Районыбыз авылларында май бәйрәмнәре җитү белән зират чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Быелгысында бәйрәм көннәренең күберәк булуы да сөендерде авыл кешеләрен. Өйдәге бакча эшләреннән тыш авыл зиратын чистарту кебек изге эшләрдә катнашу өчен дә вакыт калды. Агымдагы елда бу изге эштә катнашуга аеруча күп халык килгән иде.
Тәгаләнең Рәхмәте булсын, ди җирле башлыгы! Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Шуңа күрә зиратларның торышына берәү дә битараф булырга тиеш түгел”,- ди Акбаш авылы мәчете имамы Җәүдәт хәзрәт Вәлиәхмәтов.
Көндез күмәкләшеп эшләп алганнан соң, кич өйдә эшләрен тәмамлаган яшьләр мәдәният йорты каршына волейбол уйнарга җыелды. Ике командага бүленгән яшьләрнең кулында волейбол тубы караңгы төшкәнче уйнап торды.
мәйданчыкларыбыз беркайчан да буш тормасын иде. Яшьләрне әлеге мәйданчыкта җәй дәвамында көтеп калабыз, диде җирлек башлыгы Ләйсән Синәгатуллина.