Бүген "Янарыш" һәм "Чкалов" паркларында балалар иҗат үзәге педагоглары «Май стартлары» дигән мәдәни-спорт бәйрәме үткәрделәр.
Ярышлар балалар өчен чын спорт бәйрәменә әверелде.
Чара барышында балалар самокат, велосипед белән идарә итү осталыгында көч сынаштылар, шулай ук игътибарлылык һәм җитезлек буенча уеннар, асфальтта рәсем бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлык кына түгел, ә командада эшли белү, бер-береңне тою һәм һәр эштә ярдәм итү сәләтен дә күрсәттеләр. Балалар күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм киләсе ярышларда катнашу теләге алдылар.
Ютазы районы балалар иҗаты үзәге