Исегезгә төшерәбез, «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе 1 майда старт алды һәм 2021 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк.
Аны онлайн-флешмоб форматында бергә уздырыйк! Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Әйдәгез, әлеге чараны 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының хәтеренә һәм батырлыгына зур хөрмәтне исәпкә алып эшлик.
Акциянең максаты: җәмәгатьчелек игътибарын Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашу мөмкинлегенә, шулай ук геройларны искә алу мөмкинлегенә җәлеп итү.
➡ Акциядә катнашу шартлары:
⃣ Үз фатирыңның тәрәзәләрен, совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр, сурәтләр, фоторәсемнәр һәм язулар кулланып бизәү;
⃣ Социаль челтәрләрдә #ОкнаПобеды, #ЮнармияРТ хэштеглары булган тәрәзәләренең фоторәсемнәрен урнаштыру.