Ютазы районы волонтерлары бик матур акциядә - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ишегалларында чәчәкләр утыртуда катнаштылар.
Безнең бурыч-үз-үзеңне изоляциядә булган ветераннарны саклау.
Коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы белән бәйле рәвештә, рәхмәт йөзеннән, без аларның йортлары янындагы территорияне төзекләндерергә булдык. Безнең бабайларыбыз бүген тыныч һәм тату яшәсен өчен үз гомерләрен кызганмый көрәштеләр. Ата - бабаларыбызның гореф-гадәтләрен лаеклы дәвам итү, туган җир байлыгын саклау – яшь буынның изге бурычы. Хәтер муллыкка һәм чәчәк атуга юнәлтелгән игелекле эшләрдә яши.