Алма-Ата авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг узды.

2021 елның 7 мае, җомга

Алма-Ата авылы халкы бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды. Барлык җыелучыларны Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов котлады һәм хәзерге буынга ата-бабаларының батырлыгын истә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте.

Аннары җыелучылар алдында Ютазы мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Алар Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International