Бүген Көрәшбүләк авылы халкы «Сугыш геройларына дан» дип исемләнгән тантаналы митингка җыелды.
Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Фларис Әхмәтов халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Митингтан соң бәйрәм концерты булды, анда авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары катнашты.
Соңыннан барлык кешене дә бәйрәм табынына чакырдылар.