Бүген, 8 май көнне, Ютазы районының торак пунктларында Җиңү көне уңаеннан бәйрәм митинглары уза.
Сугыш кырында җиңү өчен көрәшкән, тылда җиңүне якынайтырга булышкан һәркемгә бу көнне шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Чарада ветераннар, мәктәп укучылары, волонтерлар, җирле халык, шулай ук район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнаша.