Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин тыл хезмәтчәне Заира Соколованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Бөек Җиңү хөрмәтенә Ютазы районының барлык авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар, митинглар, бәйрәм концертлары узды. Әлеге бәйрәм кысаларында, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Подгорный авылында узган митингта тыл ветераны Заира Соколованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.
Заира Исааковна 7 май көнне, Брянск шәһәрендә, гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. 1938 елда алар гаиләләре белән Лаеш авылына күченгән. Сугыш вакытында ул урман әзерләүдә һәм кырчылыкта эшләгән. Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт алдынгы урында булган.
Бәйрәм алдыннан үзенең туксанынчы туган көнен билгеләп үтүче юбилярга район башлыгы бүләк һәм чәчәк бәйләме, шулай ук Рәсәй Президенты исеменнән котлау хатын тапшырды.
Сугыш елларында кызга 10 яшь булган. Шуңа да карамастан, өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куйган, аларга тылда җиңү яуларга булышкан. Заираның гомер юлы җиңелләрдән булмаган. Гомере буе авыр эшләрдә көч түккән, дуңгыз караучы да, терлекче дә булган, башка авыр эшләрдән дә баш тартмаган. Фидакарь хезмәте мактау грамоталары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән билгеләнгән, советлар чорында Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан.
Ул сугыш вакытында үзенең ничек итеп атлар белән су ташыганын, урман кискәнен хәтерендә яңарта. Бер капчыкны өчәүләп күтәргәннәре әле дә исендә. Шул чорда яшәүчеләр, үзләре ач, ялангач булсалар да, җиңү өчен бар көчләрен куйганнар. “Хәерчелектә яшәсәк тә, дус-тату гомер иттек, нәрсә бар, барысын да фронтка озаттык”, - дип искә ала ветеран.
Район башлыгы Заирә Исааковнага сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде.