Ветераннар хөрмәтләнде

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

Ютазы районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар узды.

Быел ветераннар яши торган йортлар янында  кечкенә парадлар оештырылды.

Шундый чараларның берсе Урыссу бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Миңнебай Миннекәй улы Миңнекәев, Мөкатдис Гали улы Нәфыйков һәм Хөснулла Галимулла улы Галимуллин йортлары янында узды.

Өлкәннәрне Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде.

«Без үз җилкәләре белән сугыш авырлыкларын күтәргән, халык хуҗалыгын аякка бастырган  буынның  нинди югалтулар аша җиңүгә ирешкәнен хәтерлибез! Сезнең батырлык алдында баш иябез", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ветераннарга үз йортлары каршында җыр-биюләр бүләк иттеләр. Бәйрәм программасы район мәдәният йорты көче белән әзерләнгән иде. Мини-парад хөрмәтле ветераннарыбызга бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International