Бөек Җиңү көнендә Урыссу бистәсенең «Энергия» стадионы каршындагы парковкада «Дөнья балалар күзлегеннән» дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау бәйгесе оештырылды.
Төсле төстәге акбурлар белән “коралланып”, яшь рәссамнар иҗади биремгә кереште. Һәм берничә минуттан соры асфальт зур, аллы-гөлле, матур галереяга әверелде.
Бәйгегә һәр катнашучы аерым бер дулкынлану белән килде.
Балалар сугышсыз тыныч дөньяны, матур салютны, чәчәкләрне һәм бәйрәмнең төп атрибуты булган, кояш, тынычлык, игелек билгесе булып торган Георгий тасмасын сурәтләделәр.
Бәйгедә катнашучыларның һәр рәсеме дәһшәтле сугышта батырлыклар кылган совет солдатларының Бөек Җиңүе турында күзаллауларын күрсәтте.
Иҗади бирем өстендә яшь рәссамнар бер сәгатьтән артык эшләде. Аларның һәрберсе сугыш еллары вакыйгаларын һәм бүгенге тыныч вакытны якты төсләрдә сурәтләп бирде.
.jpg)